«Таяну ноктасы"

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Баулы районы Исергәп авылында урнашкан 2 нче социаль участокта «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Сәитгәрәева Ләйсән социаль адаптациядә авырлыклары булган яшүсмерләр өчен «Таяну ноктасы» программасы буенча психологик төркем дәресе үткәрде. Дәреснең максаты - үз шәхесеңне аңлау, үзеңнең шәхесеңә игътибарны һәм эчке дөньяңа үтеп керүне формалаштыру. 

Бу дәрестә һәр катнашучыга уңайлы халәт бирү һәм үз кичерешләрен уртаклашу, үз хисләрен аңларга һәм кабул итәргә мөмкинлек бирү өчен, яшүсмерләр белән эшләүнең төрле техникалары һәм методлары кулланылды. Соңыннан балалар үзләренең хис-кичерешләре, эмоциональ халәте белән уртаклаштылар , дәресләрнең тәмамлануын һәм хушлашу ритуалын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International