«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина «Минем куркуларым» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.Дәреснең максаты: тискәре кичерешләрне җиңү һәм эмоциональ киеренкелекне киметү.
Дәрес башында психолог ата-аналар белән «Футбол» дигән сәламләү күнегүе үткәрде, анда катнашучылар чират буенча бер-берсенә туп тапшырдылар, шул ук вакытта алар үз футболкаларында нәрсә трәсемен күрергә тели һәм ни өчен икәнен әйттеләр. Әлеге күнегүнең максаты-катнашучыларны активлаштыру һәм аларны төркемдә эшкә урнаштыру. "Үз куркуыңны яса" күнегүендә катнашучылар кәгазь битендә үзләренең куркуларын ясадылар, аңа исем бирделәр, сорауларга җавап бирделәр: "Аның турында (курку) сөйләгез әле? Рәсем ясаганда нинди хисләр кичердегез? Куркудан ничек котылырга була? һ. б.». Әлеге күнегүнең максаты-тискәре кичерешләрне җиңү һәм эмоциональ киеренкелекне киметү булып торды.
Дәрес ахырында психолог төркемдә катнашучылар белән ару-талуны һәм эчке «кысылу» ны бетерү, рухи гармониягә ирешүгә юнәлдерелгән «Күк канцеляриясе» медитациясен үткәрде.