ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Теләче районы «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инде өченче ел дәверендә “Бакчачы” клубы үзенең эшчәнлеген алып бара. Әлеге клуб эшенең максаты-социаль хезмәт алучыларның үсемлекләр белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру.

Май аенда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Зиннатова Г.Р. җитәкчелегендә «Бакчачы» клубының чираттагы шөгыле узды. Дәрестә катнашучылар үсемлекләрне дөрес утырту ысулларына өйрәнде. Һәр үсемлекнең характеристикалары белән таныштылар, декоратив үсемлекләр турында мәгълүмат алдылар.

       «Бакчачы» клубының даими шөгыльләнүләре нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар бакчачылык күнекмәләрен өйрәнә һәм бакчада эшләргә мәхәббәт тәрбияли.

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мадина Хажарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Наркотикларсыз тормыш” кысаларында модульле оригами техникасы кулланып, «Язгы фантазия» дигән мастер-класс үткәрде.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар арасында энергияле һәм яңа тәэсирлэр көтүче кешеләр күп, социаль туризм алар өчен гомерне озайтуның иң яхшы ысулларының берсе.

Бүген һәр пенсионер, инвалид туган як буйлап сәяхәт итә алмый. Социаль активлыкны һәм тормыш тонусын арттыру, сәламәтлекләрен ныгыту һәм аралашу даирәсен киңәйтү, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның ялын оештыру максатыннан, Саба муниципаль районындагы "Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” да 2015 елдан социаль хезмәт күрсәтүнең яңа формасы буларак «Социаль туризм» программасы гамәлгә ашырыла.

21 май көнне әлеге социаль технология кысаларында социаль эш буенча белгеч Вәлиева А. М. җитәкчелегендә Казан шәһәренә сәфәр оештырылды.

Лесхоз интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Кремльдә, Казан күргәзмә үзәгендә тарихи паркта булдылар.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре 22 майда Җиңү паркында спорт - сәламәтләндерү чарасы уздырдылар

Аксубай муниципаль районы “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчеләре “Пионерлар көне”н билгеләп үтте. 

Конкурста катнашу дөньяның глобаль проблемаларына игътибарлы булырга, толерантлы булырга өйрәтә. 

Гаилә - ул кеше үзе төзи ала торган иң зур бәхет. Гаиләсез кеше ялгызга әверелә, һәрбер кеше өйдә яраткан һәм якын кешеләре көтүен тели. Гаилә – ул үз гореф-гадәтләре һәм законнары белән кечкенә генә ил.

        Халыкара гаилә көнендә Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләрне котладылар. Ата-аналарга чәчәкләр, ә балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.

        Әлбәттә, ата-аналарга баланың инвалид булуын аңлау авыр, ләкин алар үз балаларын бик яраталар һәм аларга үз мәхәббәтен һәм игътибарын бирәләр. Гаилә көнендә котлау аларга карата ихтирамлы мөнәсәбәтебезне һәм игътибарыбызны тойсыннар өчен дә мөмкинлек бирер дип ышанасы килә.

21 май көнне Яңа Сережкино авыл җирлегендә күп балалы, тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдән булган балигъ булмаганнар өчен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Гайнетдинова Илмира һәм Лямова Оксана тарафыннан академик Андрей Сахаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан мәгълүмат сәгате оештырылды һәм үткәрелде.


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Эшче һөнәрләр елы  кысаларында  Арча балалар тернәкләндерү үзәгендә төрле чаралар  үткәрелә.

«Без спорт белән бергә шөгыльләнәбез.

Әлегә чемпионнар түгел,

Әмма иң мөһиме, әлбәттә, үз-үзеңне җиңү!»

"Забота" үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары арасында Джакколо, Шаффлборт, Новус уеннары буенча ачык турнир узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International