Пионерлар көне

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Дәүләтебез календареннең истәлекле даталары арасында “Пионерлар көне” төшереп калдырылуга да карамастан, 19 май конне әлеге бәйрәмне зурлап булмаса да күпләр билгеләп үтәдер. Аксубай муниципаль районы “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчеләре “Пионерлар көне”н билгеләп үтте. Тәрбиячеләр әлеге бәйрәмне тантаналы линейка белән ачып җибәрделәр, аннары тарихка экскурсия ясадылар, галстук бәйләделәр, әләм күтәрделәр, бәйрәм күңелле уеннар, викториналар белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәмне тәрбияләнүчеләр онытмаслар дип ышанып калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International