Чирмешәндә профилактика чаралары үткәрелә
13-17 май көннәрендә «Белергә тиеш!» РФ Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) инициативасы буенча "Асылташ" социаль приютында ВИЧ-инфекция һәм аның белән ассоциацияләнгән авырулар таралуны профилактикалау буенча акция уздырдырылды. Анда өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр онлайн-анкетада катнаштылар.
Йөклелек чоры һәр хатын – кыз өчен 9 ай буена карыныңда йөрткән балаңнын тууын дулкынланып көтү, әзерлек, һәм кичерешләр чоры. «Ләкләк көтәбез» клубы эше кысаларында «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатын - кызлар өчен «Мин-әни» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: тормыш рәвешенең һәм тышкы мохит факторларының йөкле булуына һәм карыныңда йөрткән бала сәламәтлегенә йогынтысы турында мәгълүмат бирү.
17 май көнне Казан шәһәренең «Әкият» балалар үзәгендә «II Республика яшьләр чиксез талантлар фестивале конкурсының бүләкләү тантанасы узды. «Асылташ» социаль йортында тәрбияләнүче З. Марат та фестивальдә катнашты.
2019 елның 21 нче маенда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Фазлиева Л.Х. “Академик А.Д. Сахаров” дип исемләнгән документаль фильм күрсәтте.
2019 елның 21 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Минем туган ягым” дигән чара үтте.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче филиал китапханә хезмәткәре Рәмзия Фәхретдинова социаль хезмәт алучылар өчен академик Андрей Сахаров тууына 98 ел тулуга багышланган “Андрей Сахаров - тынычлык вөҗданы” " дигән видео – сәгать үткәрде.
Китапханәгә экскурсия
2019 елның 20 маенда, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» үзидарәле халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Нурхаметова Г.М. үзенең караучысы Харисова Р.Х. белән “Библиотерапия” дигән социаль технология кысаларында Акбүре китапханәсендә булдылар.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта “Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” шөгыльләр курсыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала өчен “Вандализм - нәрсә ул?” дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: «вандализм» һәм «вандаллар» төшенчәләре белән танышу, вандализм актлары өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирү.