22 нче май 2019 нче ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мадина Хажарова социаль хезмәт алучылар өчен “Наркотикларсыз тормыш” кысаларында модульле оригами техникасы кулланып, «Язгы фантазия» дигән мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: бармаклар эшчәнлеген һәм күзаллау сәләтен үстерү, пөхтәлеккә өйрәтү иде.
Белгеч кәгазьдән фигуралар ясау сәнгате белән таныштырды. Гади кәгазь битләреннән бик матур күбәләк ясадылар. Кәгазь эшләнмәләре йорт бизәге булып, якыннарының кәефен күтәрә ала. Әлеге чара нәтиҗәсендә аралашу даирәсе киңәйде һәм төркем тагын да берләште.
Чара ахырында катнашучыларның кәефләре яхшырды, тормыш тонусы һәм эшчәнлек сәләтләре артты бер - берсенә, тизрәк сәләмәтләүләрен терелүләрен теләделәр.