Гаилә - ул кеше үзе төзи ала торган иң зур бәхет. Гаиләсез кеше ялгызга әверелә, һәрбер кеше өйдә яраткан һәм якын кешеләре көтүен тели. Гаилә – ул үз гореф-гадәтләре һәм законнары белән кечкенә генә ил.
Халыкара гаилә көнендә Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләрне котладылар. Ата-аналарга чәчәкләр, ә балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.
Әлбәттә, ата-аналарга баланың инвалид булуын аңлау авыр, ләкин алар үз балаларын бик яраталар һәм аларга үз мәхәббәтен һәм игътибарын бирәләр. Гаилә көнендә котлау аларга карата ихтирамлы мөнәсәбәтебезне һәм игътибарыбызны тойсыннар өчен дә мөмкинлек бирер дип ышанасы килә.