«Без спорт белән бергә шөгыльләнәбез.
Әлегә чемпионнар түгел,
Әмма иң мөһиме, әлбәттә, үз-үзеңне җиңү!»
"Забота" үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе базасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары арасында Джакколо, Шаффлборт, Новус уеннары буенча ачык турнир узды. Турнирны үткәрүнең максаты-Мамадыш районында өстәл уеннарын популярлаштыру һәм үстерү, яшь, сәламәт кешеләр һәм инвалидлар арасында чикләрне киметү, инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләрне җәмгыятьтә җайлаштыру. Уеннар киң инклюзив характерга ия һәм актив ял һәм тернәкләндерү формасы булып тора. Ярышларда 30 кеше катнашты, иң өлкән катнашучыга 92 яшь, иң кечкенәсенә 19 яшь. Мавыктыргыч, азарт көрәштә ветераннар арасында Галиуллин Юрис, Хәмитова Хөсния, Зәйнетдинова Нурия, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары арасында Валинуров Айнур, Архипов Евгений җиңү яуладылар. Бу чара үз осталыкларын күрсәтү һәм яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек булып тора.