Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре 22 майда Җиңү паркында спорт - сәламәтләндерү чарасы уздырдылар. Җылы кояшлы саф һавада балаларны чыныктыру һәм уеннар уйнадылар. Күңелле музыка астында зарядка ясадылар. Хәрәкәтләрне координацияләү, сәламәтлекне һәм физик үсешне яхшырту максатыннан спорт-хәрәкәт уеннары үткәрелде. Бу бәйрәмнең төп нәтиҗәсе-елмаюлар, күңелле шаян көлүләр, балаларның күңел күтәренкелеге һәм шатлыгы булды. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар коллективны берләштерергә, балаларның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итә һәм сәламәтлек культурасын тәрбияли.