ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга

“Балалар дөньясы” исемле рәсемнәр конкурсы нәтижәсе

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенә кунаклар килде, алар “Балалар дөньясы” исемле рәсемнәр конкурсы нәтижәсен уздырдылар. Жюри составында Яр Чаллы шәһәре  пенсия фонды яшьләр активы рәисе Ахмедзянова К.В., пенсия фонды профком рәисе Петрусева Е.А. һәм башкалар.  Конкурста 203 бала катнашты, алар безнең үзәктән, шәһәр коррекция мәктәпләреннән, Алабуга “Астра”, Минзәлә “Умырзая” реабилитация үзәкләреннән.

30нчы майда җиңүчеләргә, барча катнашканнарга бүләкләр тапшыралачак, балалар һәм аларның ата-аналары өчен зур бәйрәм уздырылачак.

 


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә туган якны өйрәнү максатыннан даими рәвештә тематик дәресләр үткәрелә.

2019 елның  23 маенда  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгенә  Эстетик тәрбия үзәгеннән “Заманча Дюймовочка” әкияте белән кунаклар килделәр.

2019 елның 22 маенда «Забота "приютында тәрбияче Якупова В. Т. мәктәп яшендәге балалар беләнкүзаллауны киңәйтү, әдәби иҗатка кызыксыну тәрбияләү максатыннан «Иң акыллы" интеллектуаль уенын үткәрде.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр һәм зәгыйфь кешеләрне тәрбияләү турында семинар узды.

Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Дәүләт бюджет учреждениесендә» 2019 елның гыйнварыннан «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе эшли.

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Сәламәтлеккә юл”  дигән синхрогимнастика программасы буенча чара үткәрде.

23.05.2018 ел.

"Игелек кыйммәте» .

23 май көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат – йортында, Эльвира Сабирҗан кызы җитәкчелегендә Мөслим гимназиясенең 1 «А» сыйныфы  укучыларың концерты  узды.

Тәрбияче Сибгатуллина А. Ф. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән  «Камка» аппликациясен ясау буенча дәрес үткәрде. 

17 майда Баулы шәһәренең “Березка” инвалидларны реабилитацияләү үзәгенә социаль ярдәм алучылар өчен “Өмет” мәчетеннән Рәсим хәзрәт чакырылды. Ул социаль ярдәм алучылар өчен рамазан аена, уразага багышланган намаз укыды.

Үзәктә ярдәм алучы реабилитантлар чарада актив катнаштылар, дискуссия рәвешендә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Өлкән кешеләр вакытны үзләре өчен файдалы үткәрделәр, бик кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Мондый очрашулар бик кирәкле.

Максаты: социаль ярдәм алучыларның рухи үсеше.

Чарада 38 кеше булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International