23.05.2018 ел.
"Игелек кыйммәте» .
23 май көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат – йортында, Эльвира Сабирҗан кызы җитәкчелегендә Мөслим гимназиясенең 1 «А» сыйныфы укучыларың концерты узды. Укучылар өлкәннәрне Рамазан ае белән котладылар, күчтәнәчләр тапшырдылар. Балалар мәктәптә Әлифба бәйрәме үткәргәннәр һәм интернат-йортта яшәүче әби-бабайлар белән шатлыклы вакыйганы уртаклаштылар - җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Тамашачылар ,нәни артистларның һәр концерт номерын, кайнар алкышлар белән каршы алды. Очрашу ахырында интернат – йортта тәрбияләнүчеләр сыйныф җитәкчесенә һәм балаларга аларның игелекле гамәлләре , күчтәнәчләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр, аларга укуларында уңышлар, ныклы сәламәтлек теләп калдылар. Уртак фото ясап, әби-бабайлар белән саубуллашкач, балалар янә аларга килергә вәгъдә бирделәр.