ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә туган якны өйрәнү максатыннан даими рәвештә тематик дәресләр үткәрелә.
Шулай итеп, 22 май көнне логопед Ганиева Лемара «Татар халык милли савыт-сабалары» исеме астында сөйләм телен баетуга нигезләнгэн ачык дәрес үткәрде.
Дәрестә балалар татар халкының савыт-саба төрләре һәм үзенчәлекләре турында презентация карадылар. Алар төсләрнең халык символикасы, орнамент һәм аның төрләре турында, аннары татар халкының милли орнаменты белән таныштылар, борынгы савытны карап, аның һәр элементы, төсе нәрсәнең символы икәнлеген белделәр.
Балаларның савыт-саба турында күзаллаулары киңәйде һәм тирәнәйде, алар нинди чималдан әзерләнүен һәм аның кулланылышын белделәр.
Дәрес барышында балалар савыт-саба турында табышмаклар чиштеләр, аннан соң кәсә ясадылар, шуның белән үзләренең рәсемнәрендә татар декоратив-гамәли сәнгатенә мөнәсәбәтен белдерделәр.
Белгеч сүзләренчә, мондый дәресләр сөйләмне үстерүгә, гомуми күзаллауны һәм сүзлек запасын киңәйтүгә ярдәм итә, эстетик караш тәрбияли, татар орнаментының матурлыгын күрә белү сәләтен тәрбияли.