Татарстан профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган «Мин Ватаным белән горурланам!» исеме астында үткәрелгән Республикакүләм балалар рәсем конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 2019 елның 2 мартыннан 26 апреленә кадәр үткәрелде, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әтнә муниципаль районындагы “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре - профсоюз әгъзаларының балалары катнашты. Конкурсның максаты - балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, туган якның бай тарихына якынаю, балаларда ныклы гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләренең уңай образын формалаштыру иде. Балалар гражданлык позициясе һәм туган якка мәхәббәт күрсәткәннәре өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Кинотерапия технологиясен тормышка ашыру кысаларында Крым-Сарай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә интернат - йорт белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Л. Гайдай фильмнарын күрсәттеләр.
2019 елның 24 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата- аналар өчен “Техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр” темасына танып – белү әңгәмәсе үтте.
2019 елның 23 маенда Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре пластилиннан әвәләп ясау буенча төркемле дәрес үткәрде.
2019 елның 20 hәм 21 маенда Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм газ хезмәте вәкилләре белән берлектә Питрәч районы буенча 70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче, хуҗалыкларында теркәлгән башка кешеләр булмаган гражданнарны өйләренә барып
23 апрель көнне “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Минем адрес – Советлар Союзы” дип аталган ретро-кичә булып узды.
24 нче май көнне Россияда славян язуы һэм культурасы көне. Шул уңайдан Мамадыш картлар йорты китапханәсендә “Уз исемеңне кирилица ярдәмендә яз” дип аталган акция утте.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Сәламәтлек тубы» дигән мастер-класс үткәрде.
Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Бөтендөнья тәмәкесез көн уңаеннан «Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу» дигән профилактик чара уздырылды.