Тәрбияче Сибгатуллина А. Ф. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Камка» аппликациясен ясау буенча дәрес үткәрде. Дәреснең максаты балаларны бөҗәкләрнең рәсем элементлары белән аппликация техникасында матур образларын булдырырга өйрәтү булды. Камкалар- бик матур бөҗәкләр, аларның кара нокталы кызыл күлмәкләре балаларның игътибарын үзенә җәлеп итә.
Балалар үзләре төсле кәгазъләрдән камка рәсемнәре ясадылар.