23 нче май 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Сәламәтлеккә юл” дигән синхрогимнастика программасы буенча чара үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, физик һәм психик үзрегуляция күнекмәләрен үзләштерү.
Белгеч, социаль хезмәт алучыларны «Ачкыч» психофизиологик үзрегуляция ысулы буенча синхрогимнастика төшенчәләре белән таныштырды, аның авторы - табиб, галим, философ, язучы, психолог, рәссам һәм стресстан саклану үзәге директоры Хасай Алиев икәнен белгертте. Бу алым Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәгендә эшләү нәтиҗәсендә барлыкка килүен билгеләп үтте. Синхрогимнастиканың төп өстенлеге шунда: ул стрессны тиз төшерә, эмоциональ хәләтне күтәрә, организмның стрессларга каршы торучанлыгын арттыра, тернәкләнүне тизләтә һәм башка тормыш максатларына ирешергә булыша.
Чарада катнашучылар тәндә, мускулларда стресс бармы икәнен белер өчен «Стресс–тест» күнегүләрен үтәделәр. Әгәр стресс булса, күнегүләргә күчүе авыр була, тәнне йомшартыр өчен синхрогимнастиканы үтәргә кирәк.
Белгеч синхрогимнастикасының һәркайсы бер минут дәвамында башкарыла торган 5 күнегү күрсәтте һәм ничек үтәлүен аңлатты. Аеруча йокының сыйфатына яхшы тәэсир итә торган “Борылырга” дигән күнегүенә игътибар итте.
Чара ахырында, катнашучылар синхрогимнастика күнегүләреннән соң, үз хисләрен чагыштыру өчен, тагын бер тапкыр “Стресс-тест” үтәделәр. Гомуми һәм психоэмоциональ хәлләренең яхшыруын, кулларның идеомоторлы хәрәкәтен, очыш хәләтен сизделәр. Синхрогимнастика катнашучыларга җиңел үзләштерелүе, эмоциональ разряд бирүе һәм стресс хәлләрдә нәтиҗә бирүе белән ошады.
Чарада 12 кеше катнашты.