Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Дәүләт бюджет учреждениесендә» 2019 елның гыйнварыннан «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе эшли. Технологиянең максаты булып өлкән яшьтәге затларның һәм инвалидларның көндәлек тормыш куркынычсызлыгын күтәрү, тормыш сыйфатын күтәрү, куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык мәсьәләләрендә мәгълүмат бирү тора.
Табигать уяну белән, без бик шат булмаган талпаннар да барлыкка килэ. Нәкъ менә май аенда, шулай ук сентябрь – октябрь айларында да кеше өчен куркыныч бөҗәкләр активлашуы күзәтелә. Ылыслы урманнар, шулай ук дымлы урыннар: чокырлар, юл кырыйлары талпаннар күп очырый торган урыннар. Талпан энцефалитын яше һәм җенесенә карамастан, барлык кешеләр дә йоктырырга мөмкин.
«Сак булыгыз-талпаннар!» темасына "Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Гүзәл Хөснетдинова 35 социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә уздырды. Ул саклык чаралары һәм талпанны ачыклаганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде