“Балалар дөньясы” исемле рәсемнәр конкурсы нәтижәсе
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенә кунаклар килде, алар “Балалар дөньясы” исемле рәсемнәр конкурсы нәтижәсен уздырдылар. Жюри составында Яр Чаллы шәһәре пенсия фонды яшьләр активы рәисе Ахмедзянова К.В., пенсия фонды профком рәисе Петрусева Е.А. һәм башкалар. Конкурста 203 бала катнашты, алар безнең үзәктән, шәһәр коррекция мәктәпләреннән, Алабуга “Астра”, Минзәлә “Умырзая” реабилитация үзәкләреннән.
30нчы майда җиңүчеләргә, барча катнашканнарга бүләкләр тапшыралачак, балалар һәм аларның ата-аналары өчен зур бәйрәм уздырылачак.