Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча эш кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова 15 балигъ булмаган бала белән “Балаларда үз гамәлләренә ирекле контрольне үстерү” дигән темага дәрес үткәрде.
2019 елның 27 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Безнең урман хайваннары “ дигән кызыклы викторина булып узды.
Хәзерге медиасфераның көчле үсеше белән бәйле рәвештә әйтик, Интернет, бүген аралашу һәм мәгълүмат тапшыру чарасы гына түгел, ә иҗтимагый аңны манипуляцияләү чарасы булып тора. «Яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру» программасы кысаларында 2019 нчы елның 23 нче мае көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 9 нчы санлы социаль участокта “Тәнкыйди кабул итү фильтрлары” дигән темага дәрес үткәрде.
2019 ел башыннан «Тургай» приютында «Гарденотерапия» программасы эшли.
2019 елның 27 маенда «Гнездышко» приютында өлкән һәм кече төркем тәрбияләнүчеләре өчен «Музыкаль викторина» үткәрелде.
16 май 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Пучы авылының истәлекле урыннары белән танышачаклар. Йөрү сәламәт яшәү рәвешенә багышланган. Өлкәннәр скандинавия таяклары белән йөриячәк.
Табигать матурлыгына карамастан, аның күренешләре вакыты белән кеше өчен куркыныч яный. Төзәлмәслек зыян китерә торган табигый күренешләрнең берсе - яшен.
2019 елның 27 маенда Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында юрист Салимова Г.С. тарафыннан яшен вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү-аңлату үткәрелде.
Яшен вакытында өйдән урамга чыкмаска, тәрәзә янында тормаска киңәш ителә.
Урамда булган очракта, ышыклану өчен урын табарга кирәк. Агач астына качарга ярамый. Җил һәм эре боз ботакларны сындырырга мөмкин, ә бу имгәнүгә һәм җәрәхәтләргә китерәчәк.
Яшен вакытында агач төбендә, электр баганасы янында басып торырга ярамый, алар яшенне үткәрә. Радио, телевизор кабызырга кушмыйлар. Кесә телефонынан сөйләшү аеруча куркыныч.
Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар өчен СССР Фәннәр академиясе академигы А.Д.Сахаровных тууына 100 ел тулуга багышланган «Андрей Сахаров: бөтен чорлар кешесе» дип исемләнгән документаль фильм карауны оештырды.
2019 елның 26 май көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Мөхәмәдиева Хәтимә Мөстафа кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хәтимә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
«Чирмешән муниципаль районы «Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Шәрәфетдинова Г. М. үз-үзләренә тулысынча хезмәт күрсәтә алмаучы гражданнарны, баллар билгеләү буенча үткәрелгән нәтиҗәләр буенча тупланган баллар санына бәйле рәвештә, хезмәт күрсәтү буенча тиешле төркемгә кертеп, социаль хезмәт алучылар белән типлаштыру уздырды.