“Балаларда үз гамәлләренә ирекле контрольне үстерү”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча эш кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова 15 балигъ булмаган бала белән “Балаларда үз гамәлләренә ирекле контрольне үстерү” дигән темага дәрес үткәрде. Максат: әйләнә-тирәдәгеләр белән конструктив аралашу күнекмәләрен эшләү.

Дәрес барышында психолог балаларга берничә күнегүне үтәргә тәкъдим итте. Шулай итеп, арт-терапия ярдәмендә үткәрелгән “Йөгерүче болан” һәм “Әкияти персонажга йорт” күнегүләре һәр катнашучыга иң якын булган әйләнә - тирәдәге бәйләнешнең нинди алымы-гадел, ачык яки яшерен, конфликтлы булуын аңларга мөмкинлек бирде. “Мәгарәдә оча торган тычкан” күнегүе визуальләштерү стресс ситуациясендә оптималь карар эзләргә мәҗбүр итте.  “Океандагы утрау” күнегүе югары дискомфорт шартларында балаларның үзара хезмәттәшлеген күрсәтте. Кемдер урынын башка кешегә бирсә, кемдер җир кисәге өчен ахыргача көрәште. Ә эмоциональ киеренкелек шартларында үз гамәлләрен контрольдә тоту өчен, психолог “Күбәләк” һәм “Магнит” күнегүләрен күрсәтте.  

“Кызыклы-файдалы” йомгаклау даирәсендә катнашучылар сүзләренә караганда, барлык күнегүләр дә бик файдалы булды, ләкин “Качучы болан” арт-терапия күнегүе бигрәк тә ошады, чөнки ул балаларга үзләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Ә менә “Океандагы утрау” алай ук гади булмады - монда мораль дилемма чыкты: кызчыкка урын бирергә, үзеңнән кечерәк булган балага яисә үз-үзеңне “саклап калырга”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International