2019 елның 27 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Безнең урман хайваннары “ дигән кызыклы викторина булып узды. Викторинаның максаты булып балаларда хайваннар турында белемнәрен арттыру һәм ныгыту торды. Викторина хайваннар турында мәгълүмат бирү белән башланып китте. Төрле кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Хайваннарны үлән ашаучылар һәм ерткычлар группаларына бүлделәр. Викторина ахырында җиңүче билгеләнде, бүләкләр бирелде.
Уенда 15 бала катнашты, барлык балалар да яхшы кәеф алдылар һәм канәгать калдылар.