2019 елның 27 маенда «Гнездышко» приютында өлкән һәм кече төркем тәрбияләнүчеләре өчен «Музыкаль викторина» үткәрелде.
Чараның максаты: балаларда музыкага мәхәббәт формалаштыру, фикерләү эшчәнлеген, тапкырлыкны үстерү, музыкаль кызыксыну һәм зәвык тәрбияләү. Балалар мультфильмнарда һәм телетапшыруларда яңгырый торган көйләрне узыштан таптылар, җырлар буенча булган яхшы белемнәрен күрсәттеләр.