16 май 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Пучы авылының истәлекле урыннары белән таныштылар. Йөрү сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иде. Өлкәннәр скандинавия таяклары белән сәяхәт иттеләр. Шөгель шәфкать туташы Тухбатуллина А. Р. тарафыннан үткәрелде. Максат өлкәннәрнең Пучы авылының истәлекле урыннары белән таныштыру иде. Өлкәннәр авыл буйлап скандинавия таяклары белән үтте. Скандинавия йөреше өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәтләндерүнең яхшы ысулы булып тора. Сәяхәт бик күп күңелле тәэсирләр һәм хисләр калдырды.