Табигать матурлыгына карамастан, аның күренешләре вакыты белән кеше өчен куркыныч яный. Төзәлмәслек зыян китерә торган табигый күренешләрнең берсе - яшен.
2019 елның 27 маенда Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында юрист Салимова Г.С. тарафыннан яшен вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү-аңлату үткәрелде.
Яшен вакытында өйдән урамга чыкмаска, тәрәзә янында тормаска киңәш ителә.
Урамда булган очракта, ышыклану өчен урын табарга кирәк. Агач астына качарга ярамый. Җил һәм эре боз ботакларны сындырырга мөмкин, ә бу имгәнүгә һәм җәрәхәтләргә китерәчәк.
Яшен вакытында агач төбендә, электр баганасы янында басып торырга ярамый, алар яшенне үткәрә. Радио, телевизор кабызырга кушмыйлар. Кесә телефонынан сөйләшү аеруча куркыныч.