«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Бала табуга психологик әзерлек» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.
27 май көнне ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәге карамагындагылары «Мин Татарстанны яратам» дигән флешмоб үткәрделәр.
Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче санлы социаль участокта 13 балигъ булмаган бала арасында «Студенттан белгечкә кадәр» дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1-нче филиал китапханә хезмәткәре Дарья Миронова, Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында, «Данлыклы хәрби урыннар буенча» дигән виртуаль экскурсия үткәрде.
2019 елның 24 маенда "Забота" приюты тәрбиячесе Якупова В. Т. район халкының игътибарын бистәдә экология һәм әйләнә-тирә мохит проблемаларын аҗәлепитү, экологик культура һәм мәктәпяшендәге балалар белән актив тормыш позиция сенкү тәрү максатыннан" ЭКОяз 2019" акция секысаларында.
Агымдагы елның 6 июнендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре буенча профессиональ консультацияләр һәм киңәшләр алу белән конфиденциаль рәвештә аралаша алачаклар.
2019 елның 24 маенда «Забота» приюты тәрбиячесе Якупова В. Т. мәктәп яшендәге балалар белән «Нәрсә ул коллективизм?" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Максатлары: психологик уңайлылык күнекмәләрен формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше гадәтләрен формалаштыру, балалар коллективын берләштерү, дуслык, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү.Әңгәмәдә 12 бала катнашты.
Мозартика -ул игротерапия, арт-терапия һәм психоанализ синтезы. Тынычлыкка, үз-үзеңә, тирә-юньдәгеләр белән үзара мөнәсәбәткә карашны үзгәртә. Методиканы 3 яшьтән зуррак балалар өчен дә, олылар өчен дә, индивидуаль ысул белән дә, төркемдә дә кулланылырга мөмкин.
Казан инновацион университеты волонтерлары һәм «Гнездышко» социаль приюты карамагындагы балалар Яшел Үзән муниципаль районындагы «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәтләр алучы Исаевлар гаиләсе йортын җыештырдылар.