“Чирмешән муниципаль районы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үз эшләрендә балалар тәрбияләүнең яңа ысулларын һәм инновацион технологияләрне уңышлы кулланалар. Шундый технологияләрнең берсе – “МОЗАРТИКА” арт-технологиясе, ул уен-терапиясе, психоанализ һәм арт-терапиянең синтезы булып тора. Әлеге технология балаларның шәхси үсешенә, аларга мәгариф һәм аралашу өлкәләрендә ярдәм итүгә яңа мөмкинлекләр тудыра.
2019 нчы елның 29 нчы маенда "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Фәрхетдинова Алия Зөфәр кызы наркотикларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән акция үткәрде. Акция барышында «Россиядә наркоҗинаять өчен җаваплылык " дигән темага буклетлар таратылды.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ника» яшьләр клубы активистлары ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында чираттагы «Брейн-ринг» интеллектуаль уенын үткәрделәр.
«Милли мәдәният Терапия» инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә. Чираттагы тапкыр Баулы шәһәре Муса Җәлил мәдәният йорты иҗат коллективы Баулы интернат - йортында яшәүче социаль хезмәт алучыларны «Яз һәм яхшы кәеф» дигән концерт программасы белән сөендерде.
Гаиләләрне социаль алып бару буенча эш кысаларында 2019 нчы елның 27 мае көнне Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 12 мөмкинлекләре чикле бала һәм аларның әти-әниләре өчен Халыклар Дуслыгы Йортына экскурсия оештырылды.
2019 нчы елның 27 нче мае көнне Түбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 12 бала һәм аларның әти-әниләре арасында “Әни+бәби” клубы кысаларында “Музыкаль сәләтләрне үстерүгә уеннар” дигән темага дәрес үткәрде.
2019 елның 27 маенда Балык Бистәсе муниципаль районында «Доверие – Ышаныч» комплекслы үзәгенең социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре Бөтенроссия тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында “Сәламәтлеккә ритм бирәбез “дигән акция оештырды.
29 май көнне Арчаның «Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә, чик сакчылары көненэ багышланган чара үткәрелде.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" Гармония " Нурлат районы бу эш өлкән гражданнар тарафыннан алып барыла һәм «Ретро терапия» программасы буенча эшлэнелә. Программанын төп максаты өлкәннр белэн психологик чарасы үткәрү, күнелләрен яхшырту. Мондый алым өлкән гражданинның тормышын эмоциональ рәвештә тулыландыра. Хатирәләр өлкәннәргә шатлык, күңел күтәренкелеге хисе бирә.