«Мәрхәмәтле йөрәк» үзәге белгечләре инновацион технологияләр куллана

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

“Чирмешән муниципаль районы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үз эшләрендә балалар тәрбияләүнең яңа ысулларын һәм инновацион технологияләрне уңышлы кулланалар. Шундый технологияләрнең берсе – “МОЗАРТИКА” арт-технологиясе, ул уен-терапиясе, психоанализ һәм арт-терапиянең синтезы булып тора. Әлеге технология балаларның шәхси үсешенә, аларга мәгариф һәм аралашу өлкәләрендә  ярдәм итүгә яңа мөмкинлекләр тудыра. «Мозартика» уен җиһазларының махсус комплектлары белән чираттагы дәресне бүлек белгече Галина Микушова һәм социаль педагог Гүзәлия Сафиуллина Лашман урта мәктәбенең коррекция сыйныфлары укучылары беләнү ткәрделәр.
Балаларга “Мозартика” ярдәмендә үз дөньяларын тудыру бик ошый. Чөнки әлеге комплект мозаикага һәм пазлларга охшаш, ләкин аның мөмкинлекләре күпкә киңрәк. Һәр геометрик фигурка – аерым сәнгати образның бер өлеше һәм шул ук вакытта яңа уен төре, иҗат итү мөмкинлеге дә.

Әлеге чарада 18 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International