"Сәламәтлеккә ритм бирәбез" акция

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

    2019 елның 27 маенда Балык Бистәсе муниципаль районында  « Доверие – Ышаныч» комплекслы үзәгенең социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре Бөтенроссия тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында  “Сәламәтлеккә ритм бирәбез “дигән  акция оештырды.

    Аның максаты-сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен популярлаштыру, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту.

   Акция барышында район халкына 31 майда Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көне булуын хәбәр ителде.

    Әлеге чарада катнашучылар тәмәкеләрен ташлап, шар өреп карадылар. Нәтиҗәдә һәр кеше шар алды, шар ул – шатлык,күңел ачу һәм саф һава символы.

       Шулай ук «Мин тәмәке тартмыйм, чөнки ... » дигән значоклар таратылды, анда альтернатив вариантлар тәкъдим ителде, ни өчен тәмәке тартмаска яхшырак. Акция ахырында «Тәмәке тартмавыгыз өчен рәхмәт " дигән мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

Акциядә 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International