ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Янгын сүндерү-техник минимумы

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 29-30нчы майда үзәк һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждение белгечләре өчен “Янгын сүндерү-техник минимумы” оештырылды. ЧУ ДПО «Агроком-Сервис» укытучысы Низамов Илнар Ринат улы җентекләп янгын чыгу сәбәпләре, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын сүндерү чаралары турында сөйләде.  Ут белән очрашканда  еш барлыкка килә  торган хаталарны атады. Аерым  игътибарны янгын чыккан очракта балаларны коткару үзенчәлегенә юнәлтте.

 

 

 

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен “Тәрәзә пәрдәсе  өчен беркетмә” ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекснлы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкән яштәге гражданнар һәм инвалидлар өчен " ВИЧ-йогышын профилактикалау»дигән мәгълүмат сәгате уздырганнар.

Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү алдыннан Кама Аланы психоневрология интернатының эшкә сәләтле социаль хезмәт алучысы Ермолаева Светлана тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Балага шатлык бүләк ит» традицион акциясе үткәрелде.

6 июнь көнне бөек рус шагыйре А.С. Пушкинга 220 ел тулу уңаеннан бөтен илдә төрле чаралар узачак. Шул уңайдан Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә дә чарага актив әзерләнү бара.

             Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова 29 нчы май көнне "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында «Урам уеннары" дигән чара уздырды. Бәйрәм «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе  һәм “М.И.Г.” волонтерлар оешмасы белән берлектә үтте.


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясе буенча уздырылган дәрестә картоннан йорт ясау тәкъдим ителде.

       28 нче май көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре  Ярмухаметова Рәзилә һәм Сәлимова Айгөл социаль хезмәт алучылар өчен Яр Чаллы шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.

2019 елның май аенда Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка хезмәт социаль күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәтләрдән өйдә файдаланучылар белән социаль хезмәтләр җыелмасын сайлауның әһәмияте турында аңлату эшләрен башлап җибәрделәр.

2019 елның 29 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар йорты белән бергәләп “Балалар дөньясында” дигән чара үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International