2019 нчы елның 27 нче мае көнне Түбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 12 бала һәм аларның әти-әниләре арасында “Әни+бәби” клубы кысаларында “Музыкаль сәләтләрне үстерүгә уеннар” дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларда музыкаль һәм иҗади сәләтләрне формалаштыру, ата-аналарның педагогик белемнәрен арттыру.
Сабыйның әйдәп баручы эшчәнлеге булып уен тора. Уен формасында балаларның музыкаль сәләте күпкә кызыграк һәм нәтиҗәлерәк үсә. Шуңа күрә дәрестә балаларга кызыклы һәм бәйләнчек булмаган формада аларның музыкаль сәләтләрен үстерүгә ярдәм иткән уеннар тәкъдим ителде. Балалар рәхәтләнеп күңелле җыр астында биеделәр, музыка уен коралларында уйнадылар. Әниләргә кул астындагы материаллардан маракас ясарга тәкъдим ителде: әниләр пластик савытны кәгазьдән ясалган аппликацияләр белән бизәде, ә балаларалар аны фасолинкалар белән тутырдылар. Аннан соң бу шау-шулы уен кораллары музыка хәрәкәтләрен башкарганда кулланылды, алар барышында баланың музыкаль үсеше: ритм хисе үсте, хәрәкәтләр, ишетү, хәтер, игътибар артты.
Дәрес азагында хезмәт буенча инструктор әти-әниләргә: “Педагог тырышлыгы белән генә балаларның музыкаль үсешендә, шулай ук аларның музыкаль сәләтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешү авыр. Нәкъ менә гаиләдә музыкаль тәрбиянең үз мөмкинлекләре бар: радио һәм телетапшырулар, аудиозаписьләр, музыкаль әкиятләр, мультфильмнардагы җырлар, классик музыка фрагментларын тыңлау. Ата-аналар үз балалары белән музыкаль-дидактик уен оештыра һәм үткәрә алалар. Бу бала белән ата-ананың конструктив мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытачак” – дигән фикер җиткерде.