Арча РЦДПОВ "Өмет чаткысы" чик сакчылары көненә багышланган чара

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

29 май көнне Арчаның "Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә чик сакчылары көненә багышланган чара узды. Тәрбияче Ләйлә  Нуриәхмәтова тәрбияләнүчеләрне  чик сакчыларны хезмәте белән таныштырды. Балалар география картадан төрле илләрнең урнашуын һәм аларның чик сакчылары тарафыннан  сакланучы дәүләт чикләрен карады. Алар актив рәвештә очрашуда катнаштылар, сораулар бирделәр, кызык миссалар китерделәр, үзләренең фикерләрен белдерделәр. Балалар  чик  сакчылары тарихы турында эчтәлекле презентация һәм видеоролик  тамаша кылды. Бу чараның темасы буенча кызыксыну уятуга уңай тәэсир итте. Оештыручылар әйтүенчә. Мондый чаралар балаларда туган илгә карата горурлык, хәрбиләргә хөрмәт, патриотик хисләр  тәрбияләүдә мөһим роль  уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International