29 нчы май 2019 нчы ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ника» яшьләр клубы активистлары ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында чираттагы «Брейн-ринг» интеллектуаль уенын үткәрделәр.
Чараның максаты: күзаллауны киңәйтү, республикабызның истәлекле урыннары турында белемнәрне тулыландыру һәм социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру.
Чираттагы интеллектуаль уен Яшь волонтерлар оешмасы “Инклюзив мохит” ярдәме белән, Татарстан Республикасының истәлекле урыннарына багышланган иде. Алып баручы Марат Закиров катнашучыларны уен кагыйдәләре белән таныштырды. Уенда алтышар кешедән торган 4 команда көч сынашты. Алар безнең республика тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен күрсәтте, шулай ук тамашачылар да сорауларга уңышлы җавап бирделәр.
Уен бик җанлы, кызыклы үтте. Һәр катнашучы үзләренең командада эшли белүләрен һәм килешенгән карарлар кабул итә белүләрен күрсәттеләр.
Уен ахырында җиңүчеләр билгеләнде, аларга истәлекле призлар һәм барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.
Чарада 30 кеше катнашты.