«Милли мәдәният Терапия» инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә. Чираттагы тапкыр Баулы шәһәре Муса Җәлил мәдәният йорты иҗат коллективы Баулы интернат - йортында яшәүче социаль хезмәт алучыларны «Яз һәм яхшы кәеф» дигән концерт программасы белән сөендерде. Максатлары: - социаль хезмәтләр алучылар арасында җылы эмоциональ климат булдырырга; - социаль хезмәтләр алучылар белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.
Бурычлар: - хәтер, игътибар, оешканлык, мөстәкыйльлек, иҗади сәләтне үстерү; - коллективта бергәлек формалаштыру, социаль хезмәт алучыларның аерылмалылыгын бетерү.
Бу кояшлы көндә рус, чуаш һәм татар телләрендә күңелле, дәртле җырлар яңгырады. Артистлар көн буена шатлык, яхшы һәм уңай кәеф, күп елмаюлар бүләк иттелә. Баулы интернат-йортта яшәүчеләргә сәламәтлек һәм озын гомер теләп, артистлар аларга кабат килергә вәгъдә иттеләр. Социаль хезмәт алучылар концерттан чираттагы соклану хисләре кичерделәр.
.jpg)