Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кызыклы урам уеннары

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

             Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова 29 нчы май көнне "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында «Урам уеннары" дигән чара уздырды. Бәйрәм «Инклюзив мохит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе  һәм “М.И.Г.” волонтерлар оешмасы белән берлектә үтте.

             Уеннар балаларны милли уен культурасы традицияләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

             Чараның төп бурычлары - балаларны төркем, ярыш уеннарында актив катнашуга җәлеп итү; уңай эмоциональ кәеф булдыру.

             Чарада төрле категория гаиләләрдән 48 балигъ булмаган бала, 1 спонсор һәм 2 волонтер катнашты, алар арасында 5 балигъ булмаган  социаль хезмәт алучы да бар иде.

            Чара барышында балалар белән "Чүлмәк ватыш", "Капчык киеп йөгерү", "Кашык белән йомырка кабып  йөгерү", "Су ташу", “Чаңгыда йөрү”, "Туп белән кәрзингә эләк", "Скакалкада сикерү" уеннары үткәрелде һәм ахырда барысы бергә "Тоташкан чылбыр" исемле борынгы рус халык уены уйнадылар.

           Бәйрәм ахырында балаларга бүләкләр һәм тәм-томнар өләшенде.          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International