Чаллы шәһәренең «Туган якны өйрәнү» музеена экскурсия

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

28 нче май көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре  Ярмухаметова Рәзилә һәм Сәлимова Айгөл социаль хезмәт алучылар өчен Яр Чаллы шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.

       Чара балигъ булмаган балаларда патриотизм хисләре тәрбияләүгә, туган як табигатенең үзенчәлекләре белән танышуга һәм күзаллауны киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.

       Чараның төп бурычлары туган якны өйрәнү музее турында күзаллауларны формалаштыру, туган як тарихы турында белемнәрне киңәйтү, туган якка мәхәббәт, ата-бабаларыбызга карата хөрмәт тәрбияләү иде.

        Гадәти булмаган тантаналы хәлгә юлыккач, экскурсантлар телевизор, компьютер каршында утырып яки китап укып кына түгел, скульптураларны, картиналарны карап та, кызыклы нәрсәләр белергә мөмкин икәнлеген аңладылар. Безнең балаларның кече яшьтән үк үз туган илләре турында белүләре бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International