Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Пушкинга багышланган чара узды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

6 июнь көнне бөек рус шагыйре А.С. Пушкинга 220 ел тулу уңаеннан бөтен илдә төрле чаралар узачак. Шул уңайдан Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә дә чарага актив әзерләнү бара.

Балигъ булмаган балаларны дөнья әдәбияты классигының иҗади мирасына җәлеп итү, рәсем сәнгате аша аның әсәрләренә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан яшь социаль хезмәт алучылар “Александр Сергеевич Пушкин геройлары дөньясында” дигән рәсем конкурсында катнаштылар.

16 катнашучы танылган әкиятләрне күзаллауларын чагылдырган 18 эшен тәкъдим итте. Әлеге эшләрдән бүлек белгечләре күргәзмә оештырды. 27 май көнне исә, шәһәрнең Үзәк балалар китапханәсендә иҗади бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Йомгаклау чарасында балалар һәм аларның әти-әниләре мавыктыргыч викторина сорауларына җавап бирделәр, китапханә хезмәткәрләре әзерләгән тематик презентацияне карадылар. Шулай ук А.С. Пушкинның әкиятләре буенча әдәби уенда актив катнаштылар: әкиятләрдән өзекләр искә төшерделәр, рәсемнәр буенча әкиятне таныдылар, әдәби геройларны билгеләделәр. Соңыннан әкиятләргә багышланган мультфильмнар карадылар.

Узган чаралар балаларның рус әдәбиятының бөек язучысын белүләрен һәм аның әкиятләрен яратуларын күрсәтте, бу, үз чиратында, шагыйрьнең үлемсез әсәрләре киләчәк буыннарны да сөендерәчәген дәлилли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International