2019 елның май аенда Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка хезмәт социаль күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәтләрдән өйдә файдаланучылар белән социаль хезмәтләр җыелмасын сайлауның әһәмияте турында аңлату эшләрен башлап җибәрделәр. Социаль хезмәткәрләр федераль ташламага ия булган һәрбер кешегә социаль хезмәтләр җыелмасы дип йөртелгән бу ярдәмгә ниләр керүе, әлеге ярдәмнән баш тартуның нинди нәтиҗәләргә китерүе хакында сөйләделәр. Әлеге эш ел дәвамында алып барыла: авыруларга махсус белешмәлекләр таратыла, хастаханә табиблары белән очрашулар үткәрелә. Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авыру дару алырга карар итә икән, үзәк хезмәткәрләре тарафыннан пенсия фонды белгечләренең өйгә килеп гариза алуы оештырыла.