Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен “Тәрәзә пәрдәсе өчен беркетмә” ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: иҗади сәләтләрен үстерү, кыйммәтле булмаган кул астындагы чималны куллана белү.
Тәрәзә пәрдәсе-ул интерьрның иң мөһим өлеше, пөхтәлеклелекне күрсәтә, бүлмәне ямьләндерә, ә гадәти булмаган беркетмәләр пәрдә өчен бизәк булып тора. Күзгә бик ташланмый торган бу кечкенә генә элемент пәрдәне җанландырып җибәрә.
Хезмәт буенча инструктор берничә әзер материал күрсәтте, шуның белән чарада катнашучыларда беркетмәне ясарга теләк тудырды. Чара барышында социаль хезмәт алучылар ничек итеп кул астындагы чималдан интерьер дизайнының аерылмас өлеше булган пәрдә өчен стилле беркетмә ясарга мөмкин икәнен белделәр.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар белгечкә кызыклы чара өчен рәхмәтләрен белдерделәр, үз куллары белән ясалган пәрдә беркетмәләре бик матур һәм оригиналь булды дигән фикерләрен әйтеп үттеләр.
Мастер-класста 8 кеше катнашты.