Картоннан матур йорт – Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясе буенча дәрес.

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясе буенча уздырылган дәрестә картоннан йорт ясау тәкъдим ителде.

Кәгазь һәм күләмле фигуралар белән эшләү киң фикерләүне, фантазияне, смекалканы, ә иң мөһиме-кулларның вак моторикасын үстерә.

Даими рәвештә кулларның вак моторикасы күнекмәләре ярдәмендә фикерләү, игътибар, хәтер һәм сүз кебек психик процессларның интенсив үсеше бара, элек югалган көнкүреш күнекмәләренә тиз ияләшә, ә барлык хәрәкәтләр дә җайга салына.

Башта өлкәннәр бу эшкә шикләнеп карадылар, бу балалар шөгыле дип уйладылар, әмма эшкә керешеп, кызыксындылар һәм эшнең җиңелләрдән булмавын аңладылар. Башта шаблоннар буенча картоннан йорт детальләрен кистеләр. Аннары алынган детальләрдән клей белән йортны җыйдылар. 

Һәркем үз эшләнмәләрен үз куллары белән бизәде.

Бу балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә мавыктыргыч шөгыль булып чыкты. Дәрестә барлыгы 12 социаль хезмәт алучы катнашты, алар дүрт курчак йорты ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International