2019 елның 14 июне. Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы “Исток - Башлангыч “халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә күпмедер вакытка “сыену” тапкан бу ведомствоара патронажда исәптә торучы М.гаиләнең үз куллары белән башкарылган иҗади эшләр. “Безнең иҗади башлангычыбыз” исеме астында рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.
Әлеге күргәзмәнең максаты социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең гаилә ялын оештыру һәм берләштерү.
Күргәзмәдә күп модульләр оригами техникасында эшләнгән , төрле техникада эшләнгән рәсемнәр тәкъдим ителде.
Күргәзмә авторлары раславынча: “Иҗат аларга вакытны бергә үткәрергә һәм кәефне яхшыртырга, туганнарын һәм якыннарын үз куллары белән эшләнгән гадәти булмаган бүләкләр белән сөендерергә ярдәм итә”.