Тәмәке тарту яки сәламәтлек

2019 елның 14 июне, җомга

Шушы көннәрдә  Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә «Тәмәке тарту яки сәламәтлек» дигән акция уздырды. 

Акциянең максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районыбызда яшәүчеләрнең  тәмәке тартуның организмга зыяны турында белемнәрне киңәйтү, вакытны иминле һәм кызыклы үткәрү ысуллары белән таныштыру булып торды. 

Әлеге акция барышында белгечләр һәм волонтерлар начар гадәтләрне кисәтү һәм тәмәкене тартучыларга аны ташлауны тәкъдим итүче мәгълүмати буклетлар тараттылар, сәләмәт яшәү рәвешен алып барырга өндәделәр. 

Акциядә барлыгы 60 кеше катнашты.

 

 

Зәй муниципаль  районының  “Радость” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгече Г.Н.Якупова.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International