2019 елның 11 нче июнендә Тукай районы Башкарма комитетында балигъ булмаган балаларның ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне оештырылды.
Прокуратура, суд приставлары, Башкарма комитет, опека һәм попечительлек, халыкны социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре тарафыннан тематик кабул итү барышында алиментлар түләтү тәртибе, алиментлар түләүдән читләшкән өчен җаваплылык турында аңлатмалар бирелде.
Бердәм кабул итү көннәре һәр айның беренче сишәмбесендә Тукай муниципаль районы хакимиятенең 314 нче кабинетында 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр уза. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 нчы йорт.
Алимент йөкләмәләре буенча бурычлары булган һәм балаларга карата хокуклары бозылган барлык кешеләрне чакырабыз.