«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Фитбол-гимнастика -сәламәтлекне ныгыту һәм саклау чарасы» дигән мастер-класс

2019 елның 14 июне, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Фитбол-гимнастика  сәламәтлекне ныгыту һәм саклау чарасы»  дигән мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: терәк-хәрәкәт аппаратының төрле авыруларын һәм эчке орган авыруларын профилактикалау, коррекцияләү һәм хәрәкәт итү сәләтләрен үстерү (көч, координация, сыгылмалылык, тигезлек).

          Фитбол белән шөгыльләнү хәрәкәтнең координациясен үстерә, умыртка баганасына төшкән авырлыкны җиңеләйтә. Буын, остеохондроз һәм артрит авырулары вакытында туп белән гимнастика ясау яхшы чара булып тора.

Инструктор башта корсакта, аннары аркада ятып, тупны аяк белән тигезлектә һәм төрле юнәлешләрдә   тотарга өйрәтте.

Фитболда күнегүләр комплексы музыка астында узды.

Шөгыльдә 6 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International