Балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, 2019 елның 14 октябреннән 18 октябренә кадәр Минзәлә муниципаль районының «Тургай» приютында «Козге алтын яфраклар уены» дигән Көзге марафон оештырылды.
2019 елның 21 октябрендә Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре “Кояшкай” балалар бакчасында сәламәтлек көне оештырдылар, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре кергән “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар интернат йортында булып Зәй шәһәреннән Рахманова Җәннатасма Рахман кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады, бүләкләр тапшырды, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча белгеч Зәмфирә Суфьянова “Квиллинг” техникасын кулланып, көзге агач ясау буенча мастер-класс үткәрде.
17 октябрь көнне «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Листопада алтын карусель» көзге марафоны кысаларында бик күңелле һәм тәмле «Күңелле бутерброд» конкурсы узды
Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Ләйлә Нуриәхмәтова рус армиясенең Лейпциг астындагы сугышларда Наполеон гаскәрләрен җиңүенә багышланган чара үткәрде.
Тәрбияче Ольга Никитина «Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Чәй пешерергә өйрәнәбез» дигән гамәли дәрес үткәрде. Максаты: балаларны чәйнең барлыкка килү тарихы, аның шифалы һәм зарарлы үзенчәлекләре белән таныштыру, файдалы көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү, мөстәкыйльлек, милли мәдәнияткә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.
Беркем өчен дә сер түгел, физик активлык һәм күңел ачу хәрәкәттә, бигрәк тә саф һавада, баш мие үсешен активлаштыра һәм иммунитетны ныгыта.
«Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләрне социаль тернәкләндерү юнәлешләренең берсе - хезмәт күнекмәләрен үстерү.
«Хезмәткә һәм оборонага әзер!» чарасы 2019 елның ноябрендә «Василек» балалар бакчасында узачак. «Гнездышко» приютының кече төркеме балалары да әлеге чарада катнашачак.