“Хәрәкәттә - бәрәкәт”

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

2019 елның 21 октябрендә Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү белгечләре “Кояшкай” балалар бакчасында сәламәтлек көне оештырдылар, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре кергән “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән  дәрес үткәрделәр. Балалар шатланып кунакларны каршы алдылар һәм “Сәламәтлек” иленә киттеләр, анда алалар гимнастика, күзләр, тын юллары өчен күнегүләр, релаксация ясадылар. Аннары истәлекле бүләкләр алып, энергия туплап, яңадан үз төркемнәренә кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International