Аттестацияләнүче педагоглар декадасы кысаларында 28 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Эмоциональ януны, эмоциональ тотрыксызлыкны кисәтүнең һәм профилактикалауның нәтиҗәле арттерапевтик һәм тән-юнәлешле алымнары» дигән семинар узды, анда социаль адаптация бүлегенең барлык белгечләре дә катнашты. Әлеге чараны педагог-психологлар Тюнева Н.В., Салиманова Г. П. һәм хезмәт буенча инструктор Сергиенко С. Г. оештырдылар һәм үткәрделәр.
Семинар гадәти булмаган форматта: келәмдә бер-берсен күрә, ишетә, аралаша ала торган түгәрәк формасында утырып, узды. Семинар эчтәлеге социаль өлкәдә эшләүчеләрнең һөнәри янып китү проблемасы буенча зур булмаган теоретик өлешне һәм зур практик өлешне үз эченә алды, анда тән-ориентир терапиясе, НЛП-техникасы, бию-хәрәкәт терапиясе элементлары белән арттерапевтик ысуллар буенча күнегүләр ар иде.
Чара барышында катнашучылар актив эшкә кушылдылар, фикерләре белән уртаклаштылар, эмоциональ януны профилактикалау һәм коррекцияләүнең нәтиҗәле методларын үзләштерделәр, реабилитация эшчәнлегендә куллану максаты белән әлеге ысулларны куллануга алырга булдылар. Берничә кеше мондый дәресләрне киләчәктә дә дәвам итәргә теләк белдерде.
Арча тернәкләндерү үзәге логопеды Лемара Ганиева ата –аналар өчен «Өй шартларында вак моториканы үстерү» дигән мастер-класс үткәрде . Ул кул астындагы материалларны да кулланырга тәкъдим итте, алар белән күп кенә файдалы күнегүләр ясап булганын әйтте.
28 нче ноябрь көнне Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Мин булдырам!" эшлекле уен узды. Чараны гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Наталья Мәснәвиева оештырды. Әлеге чарада 10 ата-ана "үзмәшгуль" статусы турында өстәмә мәгълүмат алырга тели.
Пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе базасында компьютер грамоталылыгына өйрәнү уздылар.
Наркомания - шәхеснең җиңелүе, өстәвенә, күп очракта физик сәламәтлек ягыннан өзлегүләр дә. Димәк, наркомания юлыннан баручы кеше әкренләп үзенең иң яхшы әхлакый сыйфатларын юкка чыгара; психик яктан нормаль түгел, дусларын, соңыннан гаиләсен югалта, һөнәр ала алмый яки элек булганын оныта, эшсез кала; җинаятьчел мохитка җәлеп ителә; үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә бәхетсезлек китерә.
Түбән Каманың «Веста» үзәгендә эшләүче социаль педагоглар Марта Камалова Әлфия Хөснетдинова 2019 нчы елның 27 нче ноябре көнне «Малефисента» фантастик фильмын карау өчен социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 34 гаилә өчен «Синема» кинотеатрына баруны оештырдылар. Максат: мәдәнияткә кызыксыну уяту, һәр кешенең балалар-ата-ана мөнәсәбәтләрендә роле зур булу хисен тәрбияләү.
«Минем һөнәрем» һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яшел Үзән шәһәренең «Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе» АҖ экскурсиядә булдылар.
27 ноябрь көнне әлеге бәйрәм уңаеннан “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен чара үткәрелде, аның кысаларында Энергетик Мәдәният сарае артистлары катнашында мәдәни программа, шулай ук балалар белән бергә чәй эчү оештырылды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең белгечләре сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашулар уздыралар. Очрашулар сырхауханәләрнең җитәкчеләре, табиблары, фельдшерлары һәм шәфкать туташлары катнашында уза.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб–терапевт Галина Дильмухаметова Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган «СПИД - кешелекнең дөньякүләм проблемасы» дигән темага профилактик чара үткәрде.