«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең белгечләре сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашулар уздыралар. Очрашулар сырхауханәләрнең җитәкчеләре, табиблары, фельдшерлары һәм шәфкать туташлары катнашында уза.
Очрашуларда өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга озак вакытлы карау, комплекслы медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү системасын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышалар, алар активлашуны, реабилитацияне, медицина каравын, кешеләрнең даими ярдәменә мохтаҗ гражданнарны карауда катнашучы туганнарына ярдәм итүне үз эченә ала.
Озак вакытлы карау системасының төп максаты булып карауга мохтаҗ булган гражданнарны стационарда да, өйдә дә, балансланган социаль хезмәт күрсәтү һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү, шулай ук аларның гаиләләренә һәм якыннарына ярдәм күрсәтү тора.
Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, бүген белгечләр кешенең үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен бәяли, аңа нинди социаль хезмәтләр кирәклеген билгели башлады. Медицина хезмәткәрләре дәвалау-реабилитация чаралары планын формалаштыралар, ә социаль хезмәт белгечләре – кеше сәламәтлеге торышының үзгәрүенә бәйле рәвештә төзәтелә торган индивидуаль карау планын эшлиләр. Дәвалау-реабилитация чаралары планы туклану, билгеләнгән медикаментларны кабул итү, кешенең физик активлыгын, шулай ук медицина күзәтүенең ешлыгыннан тора. Шулай ук шәһәр сырхауханәләрендә гериатрия кабинетлары эшли, анда өлкән яшьтәге авыруларны профилактикалау һәм дәвалау турында мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәргә була, дип билгеләделәр.
Мәгълүмати очрашулар барышында «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» эшчәнлеге турында мәгълүмат бирделәр. Шулай ук «Өлкән кешене гаиләгә кабул итү» пилот проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе һәм 2019 елда «Сиделка» хезмәте күрсәтү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Сиделка» хезмәте күрсәтү тәртибе һәм шартлары белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Чарада катнашучыларга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге, гражданнарга күрсәтелә торган социаль хезмәтләр төрләре, тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат бирелде.