Үсеп килүче цифрлы икътисад шартларында пенсия алды яшендәге гражданнарны укытуның мөһим өлеше булып аларның компьютер грамоталылыгын арттыру тора. 2019 елның ноябрендә «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе» базасында компьютер классы оештырылды, анда 14 пенсия алды яшендәге хезмәткәр белем алды. «МЦК - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» ДАҺБУ укытучысы Чистяков О.А. укыту курсы үткәрде, анда хезмәткәрләр компьютер өлкәсендә яңа белемнәр алдылар һәм өйрәнгәннәрен ныгыттылар. Уку барышында хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, аларга квалификацияле җаваплар һәм практик белемнәр алдылар.