"Синема" кинотеатрында кинофильм карау "Веста" үзәге

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәгендә эшләүче социаль педагоглар Марта Камалова Әлфия Хөснетдинова 2019 нчы елның 27 нче ноябре көнне «Малефисента» фантастик фильмын карау өчен социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 34 гаилә өчен «Синема» кинотеатрына баруны оештырдылар. Максат: мәдәнияткә кызыксыну уяту, һәр кешенең балалар-ата-ана мөнәсәбәтләрендә роле зур булу хисен тәрбияләү.

 Фильмның беренче минутларыннан ук балалар әкият геройларының тормышына җәлеп ителде. Яраткан Малефисент яңа дошманнар белән бәрелешкәндә көтелмәгән союздашларга ия була. Тамашачылар Аврора белән принц арасындагы мәхәббәт шаһиты булды. Әкияти фея һәм эльф фильмга аерым тылсым өстәделәр. Сеанс бер сулышта узды. Ахырда чакырылган кунаклар фильмга соклануларын белдерделәр һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International