Әни-барлык телләрдә дә бертигез назлы һәм ягымлы яңгырый торган иң җылы сүз. Һәр әни балаларының сәламәт һәм бәхетле булуын тели. Ә мөмкинлекләре чикләнгән баланы тәрбияләү-ул икеләтә батырлык.
Һәр ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без матур бәйрәм - Әниләр көнен билгеләп үтәбез, ул үз мәхәббәтеңне белдерү, бүләкләр тапшыру өчен тагын бер сәбәп булып тора.
27 ноябрь көнне әлеге бәйрәм уңаеннан “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен чара үткәрелде, аның кысаларында Энергетик Мәдәният сарае артистлары катнашында мәдәни программа, шулай ук балалар белән бергә чәй эчү оештырылды. Бәйрәм күтәренке кәеф тудырды, катнашучыларга ял итәргә, вакытны үзенә багышларга һәм көндәлек проблемалардан баш тартырга мөмкинлек бирде.
Һәр хатын-кыз бәйрәмнәрдә генә түгел, ә көн саен үзе турында истә тотарга тиеш. Ә аерым бала тәрбияләүче әниләр өчен бу икеләтә мөһим.