«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган “СПИД - кешелекнең дөньякүләм проблемасы” дигән темага профилактик чара

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб–терапевт Галина Дильмухаметова Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган «СПИД - кешелекнең дөньякүләм проблемасы» дигән темага профилактик чара үткәрде.

Чараның максаты: ВИЧ авыруы күп таралу сәбәпле, СПИД эпидемиясе турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм үз сәламәтлегеңә карата игътибарлылык мөнәсәбәтен үстерү.

СПИД (иммунодефицит синдромын булдыру) – ВИЧ-инфекциясенең соңгы стадиясе, ул кешедән кешегә йога һәм үлемгә китерә торган куркыныч авыру.

Социаль хезмәт алучылар ВИЧ авыруының СПИДтан нәрсә белән аерылуын, бу инфекциянең кешегә йогу юлларын, авыруның стадияләре һәм аны профилактикалау чаралары турында белделәр.

Чара барышында белгеч, соңгы елларда ВИЧ авыруын китереп чыгаручы ретровируска каршы препаратларны кулланып, ВИЧ авыруын дәвалау мөмкинлекләре барлыкка килүе турында сөйләде. Ул авыру белән савыт-саба, кием-салым, үбешүләр, кочаклау аша көнкүрештә зарарланырга мөмкин түгел, шуңа күрә ВИЧ инфекцияле кешеләрне изоляцияләүгә юл куймаска, аларны мораль яктан сакларга, социаль мохиткә җәлеп итәргә кирәк.

            Социаль хезмәт алучылар фикер алышканда, бердәнбер саклану чарасы-профилактика, дигән нәтиҗә ясадылар. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм үз-үзеңне җаваплы тоту кагыйдәләрен формалаштырырга кирәклеген әйттеләр.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International